Тел, сүз

* Акыллының теле күңелендә,
Тиленең акылы телендә.
* Акылы кысканың теле озын.
* Ана баланы ике кат тудыра:
Бер кат — тән биреп!
Икенче кат — тел биреп!
* Анам биргән туган тел,
Атам биргән корал тел.
* Ана мәм биргән,
Ана тән биргән,
Ана сөт биргән,
Ана тел биргән!
* Алтыда белгән ана телең алтмышта онытылмас.
* Бик татлы булма кабып йотарлар,
Бик ачы булма — төкереп ташларлар.
* Аягы пычрак — өй пычратыр,
Теле пычрак — кеше пычратыр.
* Берәүнең кулы эшли,
Икенченең теле эшли.
* Бер телдә ун хикмәт,
Ун телдә йөз хикмәт.
* Бит күрке күз,
Тел күрке сүз.
* Дөньяда иң татлы нәрсә дә — тел,
Иң ачы нәрсә дә — тел.
* Әдәп башы — тел.
* Әйткәннән тел калмас.
* Әйтмәс җирдә авызың тый,
Кычытмас җирдә кулың тый.
* Җабага тайның бете ачы,
Әшәке кешенең теле ачы.
* Иле барның теле бар.
* Иң татлы тел — туган тел,
Анаң сөйләп торган тел.
* Инсафлының теле саф.
* Йомшак телле бәрән ике ананы имә.
* Кеше күрке йөз;
Йөзнең күрке — күз,
Уйның күрке — тел,
Телнең күрке — сүз.
* "Кеш" дип әйтергә теле юкның күзен карга чукыр.
(Тел ул үзеңне яклау коралы булып та хезмәт итә, дигәннән.)
* Күңеле турының теле туры.
(Төрдәше: "Күңеле расның теле рас".)
* Озын тел елан: авыздан чыкса, муенга урала.
* Сакауның телен әнисе белер.
* Оста барда кулың тый,
Белгән барда телең тый.
* Сакау сакауны үчекли.
* Сиңа бирелгән ике колак, бер тел:
Ике тыңла, бер сөйлә, калганын үзең бел.
* Сөяксез тел ни димәс.
* Сүз бер көнлек, тел гомерлек.
* Татлы тел тәхет били.
* Татлы тел тимер капканы ачар.
* Тел — ананың теләге,
Тел — ананың баласына иң кадерле бүләге.
* Тел белән әйтмичә, бармак белән төртеп булмый.
* Тел белмәгән теленнән абыныр.
* Телгә сак бул!
* Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгән коры калыр.
* Теле белән күктәге айны йөртә белгән,
Кулы белән казандагы майны эретә белмәгән.
* Теленә салынган,
Эшендә абынган.
* Телең белән күңелеңне бер тот.
* Телең белән узма,
Белем белән уз.
* Телең белән фикер йөртмә,
Уең белән фикер йөрт.
* Телеңне тезгендә тот,
Этеңне чылбырда тот!
* Телеңне тыйсаң, тыныч булырсың.
* Телне каләм саклый.
* Телең ни әйтсә, колагың шуны ишетер.
* Теле озын булмаганның гомере озын булыр.
* Теле озын кешенең акылы кыска булыр.
* Теле пычракның күңеле пычрак.
* Теле татлының дусы күп.
* Теле чибәрнең үзе чибәр.
* Теле юкны тигәнәк талар.
* Тел күңелнең көзгесе.
* Тел — кылыч: тиешсез җирдә тый, тиешле җирдә кый!
* Телделәр халык булып дөньяга чыккан,
Телсезләр балык булып дәрьяда калган,
Бакылдыклар бака булып баткакта яталар, ди.
* Телләр белгән — илләр белгән.
* Тылмач үз җавабын үзе табар.
* Телне тешләп өзеп булмый,
Сөйләми дә түзеп булмый.
* Тел өчен теш төбенә утырталар.
* Тел ташны эретә.
* Тел Теләчегә барып кайта. (Теләче — Казан арты район үзәкләреннән берсе.)
* Телчән теленнән табар.
* Тәмле дә тел,
Тәмсез дә тел.
* Төче коймак пешергән кешегә бар, төче телле кешегә барма.
* Төче коймак тиз кикертә.
* Туган илем — иркә гөлем,
Киңдер сиңа күңел түрем.
* Туган телем — үз телем,
Туган илем — үз көнем.
* Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.
* Туры телем таш ярыр.
* Ул да яхшы, бу да яхшы,
Ашаган чакта бар да яхшы,
Баш коткарган тел дә яхшы.
* Үткен тел — бәхет,
Озын тел — бәла!
* Һөнәр алды — кызыл тел. (Кызыл тел — оста, матур тел, димәк.).

Сүзнең көче, тоткан урыны һәм төрләре
* Авыз күрке тел, телнең күрке сүз.
* Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын.
* Аз эш күп сүздән яхшырак.
* Акыллы әйтер — юл куйдым, ахмак әйтер — җиңдем.
* Акыллы кеше сүз әйткәндә,
Әйтер сүзен чамалар.
* Ялган сүздә чама юк,
Дөрес сүздә чама бар.
* Акыллы сүзгә ни җитә!
* Алтын алма, алкыш ал.
* Атка "на, на!" көч бирә.
* Ачы әйтми төче юк.
* Ашның мае бар,
Сүзнең җае бар.
* Ашның тәме тоз белән,
Адәм яхшылыгы сүз белән.        /
* Аш ташны эретә,
Ялган башны черетә.
* Берәүнең утыны ут бөркер,
Берәүнең утыны корыга төтәр.
* Бер сүз бер сүзне әйтә.
* Бер ялганнан йөз ялган туган да ди, бер дөрес сүз йөзен дә бәреп еккан, ди.
* Бер ялганны капларга тагын мең ялган табарга кирәк.
* Бер ялган сөйләсәң — тугыз дөресеңә дә ышанмаслар.
* Бәхәсләшеп Кытайга киткән Котаймастан кире кайтыр. (Котаймас — Казан арты авылы, хәзер Кышлау.)
* Бәхәстә — ак карга кара карга кунган.
(Беренчеләре бу сүзне "ак кар өстенә кара карга кунган" дип укый һәм аңлый, шуңа күрә мондый хәл була дисә, икенчеләре шул ук сүзне "ак төстәге карга кошы кара төстәге карга кунган" дип аңлый һәм мондый хәл булмый дип бара.)
* Вак яңгыр тәнгә үтә,
Вак сүз — җанга үтә.
* Димче диңгез кичерер.
* Дөресне ялган бервакытта да җиңмәс.
* Дөрес сүзгә җавап юк.
* "Дыр" белән "ди"не иккәннәр дә чыкмаган, ди.
* "Дыр"га шалкан чәчмиләр.
* "Дыр"га чебен дә кунмый.
* "Әгәр"не чәчкәч "мәгәр" үскән.
* Адәмгә иң кирәге — ягымлы чырай, җылы сүз.
* Әйтсәң сүз чыга, төртсәң күз чыга.
* Әйтү бер, эшләү башка.
* Җайлы сүз җан эретә.
* Юләрләрдән юләр сүз күбрәк.
* Елар күздән, ялган сүздән үзеңне сакла.
* Җылы сүз җан азыгы.
* Изге сөйләсәң, изге ишетерсең,
Яман сөйләсәң, яман ишетерсең.
* Ипле сүз энә саплый.
* Иске колак, яңа сүз.
* Ишеткән имеш,
Күргән көмеш.
* Ишеткән күргәнгә хәбәр бирә.
* Ишетмәсәң ишет,
Урман арты Кишет! (Кишет — Казан артындагы авыл исеме).
* Йөз кат әйткәнче, бер кат эшләп күрсәт.
* Йомшак сөйләгән — йомшак сөягән.
* Кем ни генә әйтсә дә, бүре салам ашамас.
* Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә.
* Кәбестә каргышы кәҗәгә төшкән.
* Көн саен бер яңа сүз ишетмәсәң, колагың чукрак булыр, ди.
* Йөрәктән чыкмаган сүз йөрәккә кермәс.
* Кеше сүзе кешегә тансык.
* Күз җитмәгән җиргә сүз җитәр.
* Күңелгә килгән бер нәрсәне сөйләмә.
* Караңгы йөздән тәмле сүз чыкмас.
* Каты әйткән сүз каты борчак кебек, колактан кире сикерер.
* Кошны җим белән,
Кешене татлы сүз белән ияләштерәләр.
* Кулыннан килмәгән карганыр.
* Өеңдәге хәбәрне күршедән,
Күршеңдәге хәбәрне күрше авылдан сораш.
* Озын сүзнең кыскасы
Кара бодай боткасы.
* Салкын йөзледән җылы сүз чыкмас,
Салкын мичтән җылы күмәч чыкмас.
* Сезгә ялган, миңа чын.
* "Сикер" дигәннең аягы сынмый, сикергәннең сына.
* "Син беләсең" дигәндә гауга чыкмас.
* Сөйләшмәсәң сүз чыкмас,
Чапмасаң йомычка очмас.
* Сүз белән пылау пешереп булмый, дөге кирәк.
* Сүздә төртү яман,
Авыруда чәнчү яман.
* Сүз дүрт төрле: бер төрле сүз бар— бел дә сөйләмә; икенче төрлесе — белмә дә, сөйләмә дә; өченчесе — бел дә сөйлә; дүртенче төрлесе — сөйлә дә белмә.
* Сүзең кыска булсын,
Кулың оста булсын!
* Сүзе акның йөзе ак.
* Сүзнең башы бозауда,
Койрыгы төлкедә.
* Сүзне сатып алмыйлар.
* Сүз югында сүз булсын, кодагый: ата казыгыз күкәй саламы?
* Тозсыз сүздән тозлы ботка тәмлерәк.
* Төче ялганнан ачы хакыйкать яхшы.
* Тузандайны тубалдай итмә.
* Туры сүз башта зәһәр булса да соңы шикәр;
Ялган сүз башта шикәр булса да соңы зәһәр.
* Туры сүз бер булса да һәркемгә җитәр.
* Туры сүзгә ант кирәкми.
* Туры сүзгә карау юк.
* Туры сүзне әйтергә курыкма!
* Туры сүзнең гаебе юк.
* Туры сүз тимерне тишәр,
Йомшак сүз кылычны кисәр.
* "Ут" дигәннән авыз көймәс.
* Үзе аңсыз, йөзе ямьсез, сүзе тәмсез кешедән саклан.
* Үзе ахмакның сүзе ахмак.
* Үзең кыек утырсаң да, сүзең туры булсын.
* Хак сүз ачы булыр.
* Хикмәтле сүз күп булмый.
* Һәр ишеткәнен сөйләгән һич теләмәгәнен ишетер.
* Чын сүзгә чак кына ялгадыңмы, ялган була.
* Шапшак авыздан шакшы сүз чыгар.
* Ялган белән дөнья гизәрсең, кире кайтып керә алмассың.
* Ялган мең булса да бер хаклыкны җиңә алмый.
* Ялганның төбе юк,
Күтәрергә җебе юк.
* Ялган уты ел янар,
Ел янса да җылытмас.
* Яман сөйләгән яхшы ишетмәс.
* "Ярар" белән эш бетми.
* Яхшыны ишетәсең килсә, яман сөйләмә.
* Яхшы сүз аркасында адәм — адәм,
Яман сүз аркасында адәм — әрәм.
* Яхшы сүз белән елан өненнән, чыгар,
Яман сүз белән пычак кыныннан чыгар.
* Яхшы сүз җанга рәхәт,
Яман сүз җанга җәрәхәт.

Комментариев нет:

Отправить комментарий